Казань

Выберите город

  • Вакыт {{ nowtime }}
    Чираттагы намаз: {{ current.namaz }}
    чираттагы намазга калган вакыт: {{ countdown }}

Казанда hәм Татарстанда биш намазны вакытында укыр өчен иң тулы мәгълүмат.

Намаз вактылары

  • Бүген {{ today }}
  • Иртәгә
Бу мәгълүматне дуслар арасында тарат!
Намаз вакытлары турында мәгълүмат
  • Иртәнге (Сәхәр тәмам)

    «Иртәнге (Сәхәр тәмам)»

    Көнякта күк яктыра. Бу вакыттан башлап Иртәнге намазны укырга була. Әгәр сез ураза тотсагыз, сәхәр ашын тәмамларга кирәк.

  • Иртәнге (Мәчетләрдә укыла)

    «Иртәнге (Мәчетләрдә укыла)»

    Бу вакытта Иртәнге намаз мәчетләрдә укыла. Яныгызда мәчет булса, Иртәнге намазны җәмәгатьтә укырга уңайлы мөмкинлегез бар.

  • Кояш Чыга

    «Кояш Чыга»

    Офыктан кояш куренә башлый. Иртәнге намаз уку вакыты тәмам.

  • Зәвәл

    «Зәвәл»

    Бу вакытта кояш иң югары ноктада урнаша. Әйберләрнең күләгәләре иң кыска рәвешкә килә. Зәвәл вакытында намаз уку тыела.

  • Өйлә

    «Өйлә»

    Кояш иң югары ноктадан авыша. Әйберләрнең күләгәләре озыная башлый. Бу вакыттан башлап Өйлә намазын укырга була.

  • Икенде

    «Икенде»

    Кояш әле дә нык яктырта. Әйберләрнең күләгәләре узенең бөеклегеннән ике кат озынрак рәвешкә килеп җитә. Өйлә намазын укы вакыты тәмам. Бу вакыттан башлап Икенде намазын укырга була. Икенде намазының вакыты кояш бата башлагач тәмамлана.

  • Ахшам (авыз ачу)

    «Ахшам (авыз ачу)»

    Кояш тулысынча офык артына төшеп бетте. Күкнең көнбатыш ягында кичке таң күренә. Бу вакыттан башлап Ахшам намазын укырга була.

  • Ястү

    «Ястү»

    Күк йөзеннән шәфәкъ кызыллыгы юкка китте дә, күк тулысынча караңгыланды. Бу вакыттан башлап Ястү намазын укырга була.

    Мөһим искәрмә: Татарстанда җәйге айларда күк йөзе тулысынча караңгыланмый. Шуңа күрә Ястү намазының вакыты махсус формула ярдәмендә исәпләнә. Игътибарлы булыгыз.

Безгә языгыз

Язганыгыз өчен рәхмәт!

Тиздән без сезгә җавап кайтарырбыз.